Журнал Сэхнэ

Расположение

Республика Татарстан, Казань, улица Декабристов, 2, 9 этаж
На машине, пешком или на общественном транспорте - показать как добраться
Издательство
Телефон
+7 (220) 540-16-10 +7 (220) 540-16 ...- показать
Адрес
Республика Татарстан, Казань, улица Декабристов, 2, 9 этаж
Метро
Козья Слобода
Время работы
Пн-пт: 09:00—17:00 (перерыв 12:00—13:00)
Компания в сети
http://sahne.ru
ВКонтакте
https://vk.com/sahne_official

Отзывы о Сэхнэ

5.0 2 отзыва
2017-03-24
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим. Бәйрәм җитсә, бөтен халык Рәхәтләнеп бәйрәм итә. Кунак сыйлый, я булмаса, Үзе кунак булып китә. Күңеле көр, җаны тыныч, Башкаларда юк бер гаме. Алар өчен бәйрәмнәрнең Тантанасы, кызыгы, яме. Клубларга юнәлә алар, Я кичәгә, тамашага. Концерт, театр, я танцыга Матур киенеп бар да ашыга. Колач җәеп каршы ала Мәдәният хезмәткәре. Кемнәргәдер бәйрәм булса, Аңа гап-гади хезмәт көне. Җырлый, бии, я көлдерә, Булсын гына халык күңеле! Ә бит юкса аларга да Бәйрәм көне хәрәм түгел. Язлар җитсә, җир ачыла, Кар астыннан чыга чүпләр. «Матур түгел!-ди барсы да,- Бу чүпләрне кемнәр чүпләр?» Кемнәр анда, капчык сөйрәп, Юл буенда йөри, дисәң, Чистартучы, тазартучы Клуб эшчеләре икән! Әйләнә-тирә – бер “хәзинә”, Нинди генә чүп юк анда! Тумый калган «баланы» да Табарга мөмкин юл буенда… Чүп-чар җыелып, ялт иттергәч, Гөрләп үсеп китә үләне: Ат кузгалагы, шайтан таягы, Кечерткәне, әрекмәне. Чалгы белән коралланган Юл буенда кем дисезме? Кем булсын – клуб эшчеләре!- Әллә шуны белмисезме? Кемнәр анда өйдән-өйгә, Керә-чыга урам йөри? Алар – клуб эшчеләре “Добровольный”взнос сорый. Кайсы бирә,кайсы тирги: “Ел да акчаны җыясыз. Белергә иде: ул сумманы Сез соң кайларга куясыз?” Гаепле кебек аңлатасың Акчаның кая киткәнен, Зират-мазар ныгытырга Һәм башкага кереп беткәнен. Кышлар җитсә кем ул анда Тагын йөри урам буйлап? – Клуб эшчеләре нде, Кеше эзли смотр, уенга. Күндерәләр кайсын җайлап, Кайсын көйләп, кайсын майлап. Туры килә кайберләрен Җибәрергә әзрәк сыйлап. Зарлана дип уйламагыз, Һәр эшнең бар үз хикмәте. Канат куйган көннәре бар, Бар рәхәте,бар михнәте. Балкып торсын клуб утлары, Заллары да тулы булсын. Күңелле бәйрәм-тамашадан Авылларыбыз гөрләп торсын! Римма Гайнанова
2017-03-07
Театр Театр – тормыш көзгесе Кирәктер моны белергә. Кил син, дустым, театрга Чынбарлыгыңны күрергә. Театр – ул һәркем өчен Серләр тулы бер табышмак. Үз тирәсендә милләтне Җыеп торган җылы учак. Сәнгатьнең иң гүзәл төре – Гаҗәеп тылсымлы дөнья. Көлдерә дә, елата да, Уйландыра бу могҗиза! Кешенең рухи дөньясын, Дәрәҗәсен ул билгели. Юкка мени Тукай әйткән: «Кире юлга ул җибәрми». Мондый сәнгатьнең яшәргә Хакы да бар, бурычы да. Геройлары була белә – Кәнфитле дә, борычлы да. Хыялланмам әле мин дә:“Эх, — диеп, — бер роль уйныйсы!” Күңелемне тартып тора Сүрән рампалар яктысы. (Люция Мәснәви)

Часто задаваемые вопросы

Сэхнэ расположен по адресу Республика Татарстан, Казань, улица Декабристов, 2, 9 этаж

Сэхнэ работает по графику: Пн-пт: 09:00—17:00 (перерыв 12:00—13:00)

Средняя оценка кампании на нашем сайте: 5.0 на основании 2 отзывов клиентов и пользователей.